Яр Чаллыда чистартылган суны ультрафиолет белән йогышсызландыру станциясен җибәрделәр

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Июлнең ахырында ЯАҖ "Челныводоканал" " Чистартылган суны ультрафиолет белән йогышсызландыру станциясе" проектын тормышка ашыруын тәмамлады.Хәзер чистартылган су баштан ультрафиолет белән йогышсызландырылачак,анна соң гына Камага чыгарылачак.
Станциянең төзелеше ике елга якын барды һәм 120 млн сумга төште.Бина,каналлар,плотина төзелде.Станция оешманың үз акчаларына төзелде.Яңа җиһаз көнгә 280 мең куб.метр су йогышсызландырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International