ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2014 ел
сишәмбе
26 августта КГАСУ утырыш залында архитектор Ян Гейл белән очрашу узды.Очрашуда Президент ярдәмчесе О.А.Балтусова, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылык вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы районында булды. Ул Бәрлегуҗа авылында күп функцияле үзәк ачылышында катнашты, Сөйкидә төзелгән яңа янгын сүндерү депосын карады, район активы белән очрашты.Эш сәфәрендә шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары Марат Сәйфетдинов катнашты.
30 август аенда Казанда 12 универсаль спортмәйдан функцияләшә.Аларга республика бюджетыннан 46,8 млн. сум бирелгән.
Мамадыш районының Түбәнге Яки авылында яңа күпфункцияле мәдәни үзәк һәм ФАП ачылды.
Бүген Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында яңа янгын сүндерү депосы ачылды.
Бүген Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында яңа балалар бакчасы ачылды.

25
август, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан икътисадый тотрыклылыгы һәм бүген республикада булган көчләр бердәмлеге нәтиҗәсендә төп икътисадый күрсәткечләре буенча регионнарның беренче бишлегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы активы белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу районның Мәдәният йортында узды. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Алексей Фролов катнашты.
БүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ предприятиесенең җитештерү цехларында булды.Аны вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Алексей Фролов һәм башкалар озата йөрде.
Казанда бу елга планлаштырылган капремонт республика программа буенча эшләр тәмамланган. 25 оешма(26 бина) 522 млн.сумга ремонтланган.
Барлык республика проектларын уңышлы гамәлгә ашыру Татарстан икътисадының тотрыклылыгына бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районы активы белән очрашуда белдерде.Очрашуда ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International