Кама Тамагы районында яңа мәдәният йорты ачылды

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы районында булды. Ул Бәрлегуҗа авылында күп функцияле үзәк ачылышында катнашты, Сөйкидә төзелгән яңа янгын сүндерү депосын карады, район активы белән очрашты.Эш сәфәрендә шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары Марат Сәйфетдинов катнашты.
Илдар Халиков Баргузино авылы халкын күпфункцияле үзәк ачылышы белән котлады. Ул шулай ук төзүчеләргә ТР Хөкүмәтенең рәхмәт хатын тапшырды.

Сөйкидә ТР Хөкүмәте башлыгы яңа янгын сүндерү депосын карады һәм “Фоника Гипс” заводында булды. Монда район активы белән очрашу узды.

Очрашуны Кама Тамагы районы башлыгы Зөфәр Гәрәфиев ачты. Ул максатчан программалар кысаларында районда башкарылган эшләр, социаль учреждениеләр, шәһәр төзүче предприятиеләрнең эшләре турында сөйләде, авыл хуҗалыгы производствосындагы вәзгыятьне билгеләп үтте. Республика җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International