Алексей Фролов Лениногорск муниципаль районында «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ предприятиесенә барды

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
БүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ предприятиесенең җитештерү цехларында булды.Аны вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Алексей Фролов һәм башкалар озата йөрде.

«РосНефтеКомплект» предприятиесе 1998 елда төзелгән, 15 елдан артык ул нефть-газ өлкәсендә специальләшә. Бүген анда 400ләп кеше эшли, уртача хезмәт хакы – 57 мең сум. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – нефть-газ һәм энергетика объектларын проектлау һәм төзү, реконструкцияләү һәм комплектацияләү.

Рөстәм Миңнехановка предприятиенең Саратов, Самара, Оренбург өлкәләрендәге, Казахстандагы эшчәнлеге, гамәлгә ашырылучы проектлары турында сөйләделәр, шулай ук аны соңгы өч елдагы техник-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырдылар.

«РосНефтеКомплект» җитәкчесе Владимир Рослов предприятиенең социаль сәясәте, яңа югары технологияле җайланмалар белән эшләү өчен махсус квалификацияле кадрлар әзерләү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International