Рөстәм Миңнеханов: Татарстан икътисадый тотрыклылыгы һәм көчләр бердәмлеге нәтиҗәсендә төп икътисадый күрсәткечләре буенча регионнарның беренче бишлегенә керә

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Татарстан икътисадый тотрыклылыгы һәм бүген республикада булган көчләр бердәмлеге нәтиҗәсендә төп икътисадый күрсәткечләре буенча регионнарның беренче бишлегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы активы белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу районның Мәдәният йортында узды. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Алексей Фролов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ җитештерү цехларында булды, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр өчен «VIII төрдәге 14 нче Лениногорск махсус гомуми белем мәктәбе» махсус коррекцион мәктәбен капиталь төзекләндерүдән соң карап чыкты.

Актив белән очрашуда Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов төп социаль-икътисадый күрсәткечләр турындагы нотык белән чыгыш ясады. 2014 елның 1 августына төяп җибәрелгән продукция 19 млрд. сум тәшкил иткән. Лениногорск районы территориясендә 2,5 мең кече эшкуарлык субъекты эшчәнлек башкара.

Авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе – якынча 500 млн. сум.

Моннан тыш, районның эре сәнәгать предприятиеләре тарафыннан төп капиталга 3 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителгән.

Лениногорск районы – нефть-газ чыгару тармагы башланган җир. Һәм нефтьчеләр районның социаль өлкәсенә зур ярдәм күрсәтә. Тулаем районда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга, торак төзелешенә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф объектларын ремонтлауга игътибар бирелә. Районда 35 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган, шул исәптән 16сы быел ремонтланган, авылларда модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар) төзелә, участок вәкаләтле полициясе өчен 4 пункт ачылган. Районның 13 гомуми белем мәктәбе һәм 25 балалар бакчасы норматив хәлгә китерелгән.

Рәгать Хөсәенов искә төшергәнчә, 2015 елда Лениногорск шәһәренә нигез салынуга 60 ел тулачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районы активы алдындагы чыгышында хәбәр иткәнчә, бүген республика үсешкә, тулаем региональ продукт күләмен үстерүгә юнәлгән (2013 елда тулаем региональ продукт 1,3 трлн. сум тәшкил итте).

Төп икътисадый күрсәткечләр буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында булса да, безнең хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр әле күп, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык, юлларны төзекләндерү, яңа балалар бакчаларын төзү һәм торакларны капиталь ремонтлау. Ел саен республикада 150-160 мәктәп ремонтлана, һәм бу программа дәвам ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International