ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Казан шәһәренең "торак-коммуналь хуҗалага һәм тышкы төзекләндерү эчтәлегендә шәһәр программаларын тормышка ашыру буенча техника күзәтү хезмәте" ТКХ рефлрмалаштыруына ярдәм Фонды, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы, Казан Мэриясы белән 2014 елның 18-19 сентябрьдә Казанда күпфатирлы торакның капиталь ремонтын оештыру һәм тикшерү буенча Бөтенроссия гамәли семинар үткәрәләр.
Казансу елгасының яр буен төзекләндерү эше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Чарада Премьер-министр Илдар Халиков, Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгының министрының урынбасары Юрий Аляшев аерым икътисад зонасында инфраструктура объектларының төзелеш хәле буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Алабуга» заказ бирүче вәкилләре, "ТИГП" проект институты, «Камгэсэнергострой» генераль подрядчик, субподряд оешмаларының җитәкчеләре.

6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының “май” Указлары нигезендә гражданнарны арзан бәяле уңайлы торак белән тәэмин итү бурычы тора. Бу максатта “Россия гаиләсенә торак” федераль программасын эффектив гамәлгә ашыруны тәэмин итү зарури.
Татарстан Республикасы төзелеш индустриясе бик зур потенциалга ия һәм проектлау һәм инжиниринг системалары өлешендә дә, шулай ук төзелеш өлешендә дә үз-үзен тәэмин итә торган регион булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында хәбәр итте.
Бүген Мамадышта «Стройсервис» ЯАҖнең мәйданчыкларында керамик кирпеч җитештерү буенча яңа завод ачылды. Проект, Испания компанияләренең заманча җиһазларын һәм технологияләрен кулланып, гамәлгә ашырылган.
6 августта Мамадышта ТР Төзелеш министрылыгының чыгыш колллегия утырышы кысачында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм район җитештерүчеләр экспозицияләрен карап чыкты.
"Татарстан Республиканың коммуналь оешмаларының союзы" эшкә алучы региональ тармаклы берләшмәсе һәм Региональ коммерция булмаган үзе көйли торган оешма " ТРның күпфатирлы өйләрен идарә торган оешмалар бердәмлеге", ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы һәм ТР Яшел Үзән районы 2014 елда 14 август аенда "Татарстан Республика торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү һәм аның бирелә торган шартларының сыйфатын яхшырту. Яшел Үзән районының тәҗрибәсе" темасына республика семинарын үткәртәчәк.
ТКХ һәм торак сәясәт буенча Дәүләт Дума комитетының рәис урынбасары Александр Сидякин Россияның Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү буенча канун проекты хәзерләде.Үзгәрешләр күпфатирлы өйләрендә бүлмә милекчеләренең гомуми җыелышында карар кабул итүенә киртә булу өчен җинаять җаваплылык кертәләр, шулай үк бүлмә милекчеләренең җыелыш карарын фальсификацияләү өчен җаваплылык көтә.
Җәза зур штрафлар һәм иректән мәхрүм итүне хисаплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International