ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-комуналь хуҗалыгы министрылыгында Казан дәүләт кәмит бинасын һәм Вторая Гаражная урамындагы 4нче номерлы өйне җылыту белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында республиканың көньяк-көнчыгыш авылларында су тәэмин итү соравы буенча киңәшмә үтте. Киңәшмә министрның беренче урынбасары А.М.Фролов җитәкчелегендә узды.ЯАҖ "ЧелныВодоканал" вәкилләре һәм Төзелеш министрылыгы хезмәткәрләре катнашты.
Иртәгә Мамадыәта ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгының чыгыш коллегиясе булачак. Ул Татарстан Республиканың төзелеш комплексның үсү нигезе сыйфатында төзелеш индустрия базасын үстерү соравына багышланачак.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Киңәшмәдә Министрылык алыднда торган сораулар һәм атнага планнар каралды.
Бу елның 1 август аенда Әлмәт шәһәрендә эксплуатациягә 100 меңгә якын кв.м. торак кертелде. Бу хакта Әлмәт шәһәренең төзелеш буенча башкарма комитетының җитәкчесе Ильвир Габдуллин планеркада хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары хезмәт базарындагы вәзгыять һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Икътисадый совет утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Чарада улай ук ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Файзуллин катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында барды.

Бүген Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында Казан шәһәренең "Республика клиника онкологик диспансер" бүлеген БСМП №1 бинасында уранштыру өчен бинада капиталь ремонт соравы буенча киңәшмә узды. Киңәшмә министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә үтте.

2
август, 2014 ел
шимбә
Байлар Сабасында үткәрелгән җиденче Спартакиадада 1500 меңнән артык Татарстан,Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Сургут,Пермь, Уфа һәм башка шәһәрдәреннән булган халык катнашты.
Татарстан Республикасында 2014 елның 1 августына 1 млн. 424,1 мең кв.м. торак тапшырылган, яисә еллык йөкләмәнең 59,4%ы.
Татарстанда 2014 елның 1 июленнән 30 сентябренә кадәр төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өчайлык уза. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International