Иртәгә ТР Төзелеш министрылыгының чыгыш коллегиясе булачак

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Иртәгә Мамадыәта ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгының чыгыш коллегиясе булачак. Ул Татарстан Республиканың төзелеш комплексның үсү нигезе сыйфатында төзелеш индустрия базасын үстерү соравына багышланачак.
Чарада Татарстан Республикасының Президенты Р.Н.Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, ТР районнарының җитәкчеләре, министрылыкларының һәм идарә тармакларының җитәкчеләре, республика оешмаларының җитәкчеләре, иҗтимагый оешмаларының вәкилләре, төзелеш һәм архитектура-проект оешмаларының җитәкчеләре, төзелеш индустрияның һәм уку йортларының вәкилләре катнашачак.
Иртәгә үк ЯАҖ
«Стройсервис»  керамика кирпеч чыгара торган  яңа линия җибәрү буенча тантаналы йола булачак.
Ирек Фәйзуллин "ТР төзелеш комплексының үсү нигезе - төзелеш индустрия базасын үсеше" темасына доклад ясаячак.Коллегия программасы буенча ТР төзелеш комплексына кадрлар хәзерләү, ТР
җитештерүчеләренә РФ базарларына керүгә булышу темасына һәм ТР җитештерүчеләренең материалларын ПФО региналь базарларына керү темасына чыгыш булачак.
Коллегия ахырында республиканың
танылган хезмәткәрләрне бүләкләү булачак.
Чыгыш коллегия кысачында
ТР Төзелеш министрылыгы үзенең профессиональ бәйрәмен - Төзүчеләр көнен үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International