ТР Төзелеш министрылыгында Казан кәмитен җылыту белән тәэмин итү сораулары буенча фикер алыштылар

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-комуналь хуҗалыгы министрылыгында Казан дәүләт кәмит бинасын һәм Вторая Гаражная урамындагы 4нче номерлы өйне җылыту белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмшне министрның урынбасары М.М.Сайфутдинов үткәрде. Чарада Казан шәһәренең ТКХ Комитетының, ТР Мәдәният министрлыгының, ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты, ҖЧҖ «Казанские тепловые сети» вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Казан дәүләт кәмитенең җылыту системасының
канәгатьсез хәле мөнәсәбәтендә җылылык үткәргеч юлында капиталь ремонт ясарга дип карар кабул ителде.
4нче номерлы өйнең
җылылык үткәргеч юлы канәгатьсез хәлендә. Төзелеш министрылыгы һәм чакырылган кешеләр бу өйне инвестииция программасына кертергә яки бүлмәләрне энергия аерым бирү чыганаклары белән җиһазлау буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International