ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
8 август аенда Яр Чаллы шәһәрендә ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгының республика программасы буенча төзелә торган спорт мәйданнары ачыла башлый.Яр Чаллыда 11 спорт мәйданын төзергә планлаштырылган.
Гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү максатларында 28.06.2014 № 200-ФЗ Федераль закон белән Россия Федерациясенең Торак кодексының 20 статьясы 8 өлеш белән тулыландырылды, аның нигезендә иҗтимагый контроль башкарылырга мөмкин, аларның субъектлары буларак Россия Федерациясе законнары нигезендә иҗтимагый берләшмәләр, башка коммерцияле булмаган оешмалар, күпфатирлы йортларның советлары, башка кызыксынган затлар катнаша ала.
РФның региональ үсеш министрылыгында "Россияның иң төзекләндерелгән бистә" исеменә бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләрен китерделәр.
Җиңүчеләренең арасында ТРның шәһәр һәм авыл бистәләре бар. Бу Мамадыш шәһәре, Актюбинск бистәсе һәм Кызыл тау авылы.

29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Казан шәһәренең Советский районында Минская урамында яңа 112нче "Дружба" бала бакчасы ачылды. Бакча 120 урныга төзелгән. Балалар бакчасы ачылышы тантанасына чын бәйрәм үткәрделәр: балалар җырладылар,биеделәр һәм шигырьләр укыдылар.
2014 елга күпфатирлы торак өйләр буенча капиталь ремонт программасының финанс күләме 4 млрд. 683,7 млн. сум.
20 нче июлдән 26 июлгә кадәр «Селигер 2014» бөтенроссия форумының икенче килеше булды. 85 регионнан 4000 кеше «Инновации», «Предпринимательство», «Все Дома», «Информационный поток» и «Молодежное самоуправление» федераль программалары белән таныштырдылар.
"Данфосс" компаниясы һәм Казан дәүләт энергетика университеты энергияны саклавын һәм эффективлылыгын үстерү сораулары буенча бергә эшлиячәкләр.Хезмәттәшлек турында килешүгә университет ректоры Эдвард Абдуллазянов һәм "Данфосс" ның генераль директоры Михаил Шапиро имза куйдылар.

28
июль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 28 июлендә Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга булышу Фонды Татарстан республикасының күпфатирлы өйләренең капиталь ремонтына финанс булышу гаризасын хуплады.

26
июль, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре барлык мунициципаль районнарда башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

25
июль, 2014 ел
җомга
Бүген  “Чистай” индустриаль паркында яңа производстволарга символик нигез ташы салу булды - болар “Дельрус Чистай” компаниясенең медицина препаратлары заводының икенче чираты, шулай ук “Органик табигый продуктлар” (Израиль) компаниясенең “Агропарк” заводы.Бу чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының урынбасары В.Н.Кудряшев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International