“Чистай” индустриаль паркында ике яңа проект төзелеше планлаштырылган

2014 елның 25 июле, җомга
Бүген  “Чистай” индустриаль паркында яңа производстволарга символик нигез ташы салу булды - болар “Дельрус Чистай” компаниясенең медицина препаратлары заводының икенче чираты, шулай ук “Органик табигый продуктлар” (Израиль) компаниясенең “Агропарк” заводы.Бу чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының урынбасары В.Н.Кудряшев катнашты.
Беренче булып “Органик табигый продуктлар” Агропарк ҖЧҖ” проекты җибәрелде. Завод зәңгәр кыслалар (мини-лобстерлар) җитештерү белән шөгыльләнәчәк.
Завод төзелешенә планлаштырылган инвестициянең күләме якынча 760 млн. сум тәшкил итә, яңа эш урынының саны 300дән артып китә.
Аннан соң индустриаль парк территориясендә “Дельрус Чистай” ҖБ” ҖЧҖнең Чистай медицина препаратлары заводы” инвестиция проектының икенче чиратына нигез ташы салу булды.
“Дельрус” проекты буенча инвестициянең гомуми күләме 700 млн. сумга җитәчәк, яңа эш урыннарының саны- 126.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International