ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2013 елда нигезе  ясалган һәм беркүпме күләмдә төзелеш эшләре башкарылган хезмәтләрнең шаһиты булды чүпрәлеләр. 2014 елда инде бу биналар халыкка хезмәт итә башлаячак. Болар–Иске Чүпрәле авылында 80 балага исәпләнгән, Татар Саплыгы авылында  50 балага исәпләнгән балалар бакчалары. Шулай ук Яңа Уби авылында башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә астына берләштерәчәк бина төзелеше дә 2014 елда төгәлләнәчәк. Бу күпфункцияле үзәк август ахырларында файдалануга тапшырылырга тиеш.

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Хөкүмәт йортында ведиоконференция тәртибендә узган Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең киңйтелгән киңәшмәсендә Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл 200дән артык сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. 
2013 ел йомгаклары буенча Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында производство үсеше 1,7% тәшкил итә. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында хәбәр ителде.Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге утрышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада шулай ук төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты. 
2013 елда индивидуаль торакның чагыштырма авырлыгы һәм абсолют күрсәткечләре шактый үскән. 
Бүген Казанның Мәскәү районында тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 8нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Бакчаның беренче хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, шулай ук кунаклар арасында Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин булдылар.

26
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Адмиралтейство бистәсен үстерү концепциясе проекты белән җентекләп танышты. Бу чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башка министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсен модернизацияләү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләштеләр.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Менделеевск шәһәрендә "Аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче "Аммоний" ААҖ комплексы төзелешендә "УК Татбурнефть" (Әлмәт шәһәре) подрядчысы тарафыннан елга суын чисткартканнан соң тоз  агымын җибәрү өчен гомуми тирәнлеге 1 800 метр тәшкил иткән өч скважина бураулауга эзерлек эшләре алып барыла. 
Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Координация советын булдырдылар. Советны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов җитәкләде.
Хәзерге вакытта каралты түбәсен төзекләндерү, тәрәзә блокларын алыштыру һәм җылы санузеллар булдыру буенча эшләр бара.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International