ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң  «Татэнергосбыт» АҖ идарәсенең һәм клиентларга хезмәт күрсәтү үзәгенең яңа бинасында (Казан, Павлюхин ур., 110в) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.    

24 фатирлы йорт  "Ятимнәрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча төзелгән. Беренче ачкычларын 13 ятим балалар алды: тугыз бала– Зәй, тагын дүртесе – Әлмәттән. Күченүчеләр, Татарстан хөкүмәтенә һәм Зәй республикасы җитәкчелегенә, Яңа елны үзләренең фатирларында каршылау мөмкинлеген биргән өчен рәхмәтле. Тантаналы өлештән соң биредә яшәүчеләр үзләренең бер бүлмәле  мәйданы 32 һәм 38 квадрат метр булган фатирларына юл тоттыар. "Һәр елда Татарстанда 300дән артык ятим балалар фатирлар алалар. Ун ел эчендә фатирлар якынча 2 мең кешегә бирелде. Яшьләр, шәһәрдә күп фатирлы йортларда гына түгел, ә шәхси секторда да яшәргә шатланып ризалашалар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин йәклүмүсе буенча буген Төзелеш министырлыгында И.С. Гимаев урынбасары белән ООО "ДОМКОР" коллективына Татарстан Республикасының Төзелеш комплексының үсешенә өлеш керткән өчен мактау грамотасы тапшырылды.

Казанда шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын расладылар. Әлеге карар Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә депутатлар тарафыннан кабул ителде һәм 2017 елның 1-нче июленнән гамәлгә керә.

2019-нчы елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык 45-нче дөнья чемпионатының талисманын сайлау онлайн-тавыш бирү старт бирде. Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 5 иң яхшы дизайн-проект билгеләнәчәк, соңыннан шулар арасыннан жюри җиңүчене сайлыячак.

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2016 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан Әлки һәм Алексеевск районнарындагы идарәче оешмаларга карата 2 планлы тикшерү үткәрелде. Алексеевск районындагы планлы тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 8,9 мең кв. метр булган 12 күпфатирлы торак йорт һәр яклап каралды. Әлки районында, КФЙ биналарның милекчеләренең идарәче оешма сыйфатында яңа ИК сайлавы аркасында күпфатирлы йортлар аның идарәсенә тапшырылган, шуңа күрә бары тик документар тикшерү генә үткәрелде. Алексеевск районындагы планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча 54 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен 13 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә. Алексеевск районы идарәче оешмасының вазифаи затына карата торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 14 ноябреннән башлап 30 ноябренә кадәр булган чорда, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы А.В. Чибис йөкләмәсен үтәү максатында, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнары идарәче оешмалары тарафыннан йорт эчендәге газ җайланмаларының карап тотылуын һәм төтен чыгару юлларына һәм җилләтү каналларына техник хезмәт күрсәтүләрнең оештырылуын тикшерү өлешендә күпфатирлы торак йортларны карап чыкты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Бишбалта бистәсенең  мастер-планын тәкъдим иттеләр.

Архитектор һәм SPEECH архитектура бюросы җитәкчесе Сергей Чобан Адмиралтейская слобода районы территориясендә уникаль локация булдыру эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде. 


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Бишбалта бистәсенең мастер-планын тәкъдим иттеләр.

Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарының башкарма комитетлары тарафыннан "Торак фондын мониторинглау" мәгълүмати-аналитика системасында 2017 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча кыска вакытлы программалар формалаштырылды. Шулай итеп, Зәй МБ – 17 йортта, Түбән Кама МБ – 128 йортта, Яңа Чишмә МБ 5 йортта аерым эш төрләре белән капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Капиталь ремонт программаларына кертелгән барлык йортлар да ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан тикшерелде. Түбән Кама шәһәренең 43 күпфатирлы йортында тәртикә салынмаган элемтә элмә линияләре һәм һава кабель үткәргечләре ачыкланды. Объектлар фотога төшерелде, җитешсезлекләрне бетерү инспекция контрольлегенә алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International