2019-нчы елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык 45-нче дөнья чемпионатының талисманын сайлау онлайн-тавыш бирү старт бирде. Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 5 иң яхшы дизайн-проект билгеләнәчәк, соңыннан шулар арасыннан жюри җиңүчене сайлыячак. Конкурсның шартларына карап, талисман эшче һөнәрләрен алга этәргә һәм Россия белән Татарстан Республикасының милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырылга тиеш. Ошаган талисман өчен сылтама аша үтеп тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 2016-нчы елның 21-нче декаберенз кадәр дәвам итәчәк. Исегезгз төшерәбез, җиңүче буларак жюри сайлаган талисманның дизайн-проект авторы 100 мең сум зурлыгында акчалата приз алачак.