ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 25 ноябрь көненә 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән. 13 муниципаль районда 2016 елга торак төзү буенча пландагы бурыч тулы күләмдә башкарылган - Балык Бистәсе, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Теләче районнарыда. 

Бүген, 26 ноябрьдә Әлмәттә, РФ төзелеш министрлыгы акция кысаларында Бөтенроссия коммуналь техника парады узды. Парадта 45 төрле техника катнашты. Күргәзмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин карады. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гилемханов парадны ачты. Шәһәр халкын, сәләмләп, килгән күргәзмәсен, ул билгеләп узганча, акциянең максаты – әлмәтлеләргә техниканың кышкы шартларда эшләүгә әзерлекне күрсәтү. Юлчыларның һәм торакчыларның эш фронты зур: бу-300 чакрым юллар, 50 чакрым велосипед юлларын, 120 километр тротуарларны һәм 300 ишегалды территорияләрен. Бары тик узган кышта шәһәр урамнарын 7,5 мең үзбушаткычларда кар чыгарылган.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан төзелеш көллиятендә тантаналы рәвештә хезмәтне саклау кабинеты ачылды. Чарада катнаштылар: ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, ЮИТ компаниясе вәкилләре, студентлар һәм башкалар катнашты. Көллиятнең мөгалимнәре һәм компаниянең белгечләре белән үткәрелә торган хезмәтне саклау буенча инструктажлар һәм практик дәресләр үткәрү Татарстан Республикасының төзелеш тармагында җитештерү процесын травмасыз формалаштырырга ярдәм итәчәк. 

ТР Министырлыгында подряд оешмалары, заказчылар һәм республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары коллективларын бүләкләү тантанасы узды. Коллективлар 2015 елда торак төзү йортларны төзү һәм социаль-мәдәни объектларны төзү республика программасын уңышлы тормышка ашурыга өлеш керткән өчен бүләкләнгән булдылар. Бүләкләү тантанасын министр урынбасары И.С.Гимаев үткәрде.

2016-нчы елда конкурсның федераль этабына Россиянең 65 төбәгеннән 400-дән дә артык эш кергән, шул ук вакытта оргкоммитетлар федерациянең 77 субъектында оештырылган иде. 


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Белеп кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында 17-25 ноябрьдә газ җиһазлары белән кулланган куркынычсызлык техникасының федераль вәзгыятьләрен үтәү эшли башлаган. 24 ноябрь көнне Әмирхан урамы, 2 "А" күпфатирлы йортта газ җиһазларын карау эш сәфәре оештырылды.

24 ноябрь көнне утырышлар залында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының чираттагы, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшче төркемне контрольдә тоту һәм иҗтимагый үзидарәне үстерү буенча җәмәгать утырышы узды. Чара рәислегендә Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов иде.



 

Әниләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлык хезмәткәрләре стенд рәсмиләштерделәр.  Ана булу иң бәхетле вакыт!

Мөслим район үзәгендә, республика программасы нигезендә төзелгән күп фатирлы торак йорт Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен, ачу тантанасы булып узды.

Бөгелмә ш. Михаил Фрунзе урамы буенча 10 санлы йортта яшәүчеләрнең күрсәтелгән коммуналь хезмәтнең (җылылык) канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 №354 карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең бозылу очракларын ачыклады. “Нефтьче” ИК ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. “Нефтьче” ИК ҖЧҖ директоры торак инспекциясе карары нигезендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылды. Бу җитешсезлекне бетерү өчен “Нефтьче” ИК ҖЧҖ директорына күрсәтмә бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International