ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казан төзелеш көллияте базасында ТехноНИКОЛЬ исемле уку үзәге ачылды, ул төзелеш тармагындагы студентлар һәм белгечләрне практик әзерләү белән тәэмин итәчәк. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Чиста су. Казан-2016" VII махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм конгрессын ачты. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә узды.

Тантанада шулай ук Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Никаноров, Түбән Идел бассейнының сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе денис Калинкин һәм башкалар катнашты.

 

2016 елның июлендә күпфатирлы торак йортларны кулланыла торган энергия ресурсларын исәпкә алу буенча гомумйорт җайланмалары белән тәэмин итү өлешендә закон таләпләренең үтәлеше буенча “Комфорт” ТМШ (Нурлат ш.) карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше 2016 елның 21 ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан планнан тыш урынга чыгып тикшерелде.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко, «"Россия-2018" оештыру комитеты» генераль директоры Алексей Сорокин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Самара-Арена» стадионында төзелеш эшләре белән танышты. Кунакларны «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры Равил Җиһаншин озатып йөрде, дип хәбәр итә Самара өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте. Шулай ук объектта төзелеш барышын Татарстан һәм Самара өлкәсе төзелеш министрлары Ирек Фәйзуллин һәм Алексей Гришин карады.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Инспекциягә 88 фатирлы 4 нче һәм 5-нче номерлы торак булмаган бүлмәләр белән булган,  Казан шәһәре М. Гафури урамында урнашкан торак йортлар төзелеше тәмамлану турында килгән хәбәрләмә нигезендә ТР ДТК Инспекциясе төзелеш тәмамланган обүектын тикшерү уздырды, тикшерү нәтиҗәләре буенча, төзелештә бозулар ачыкланмады. ТР ДТК Инспекциясе үзгәртеп кору һәм капиталь төзелеш объектларын күзәтү төбәк органы хезмәткәрләре әлеге объектны төзелеш башыннан төзелеш тәмамлануга кадәр күзәтте. ТР ДТКИ  тарафыннан төзелеш барышында моңа кадәр  ачыкланган кисәтүләр һәм хокук бозу вакытында читләштерелгән. Торак йортларны Төзүче - " Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коммерцияле булмаган Дәүләт торак фонды".

Инспекция карарлары белән элек бирелгән административ штрафларның түләнелешен тикшерү нәтиҗәсендә “Экском-Челны” ҖЧҖ вазифаи һәм юридик затларының штрафларны түләмәгәнлекләре ачыкланды. РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 20.25 ст. 1 өлешенә нигезләнеп, Инспекция тарафыннан административ беркетмәләр төзелде һәм судка җибәрелде. Үзенең карарларында суд “Экском-Челны” ҖЧҖ юридик затын гаепле дип тану һәм 10 000 сум күләмендә штраф билгеләү турында, шулай ук “Экском-Челны” ҖЧҖ вазифаи затын гаепле дип тану һәм 10 000 сум күләмендә штраф билгеләү турында карар итте.

Татарстан Республикасы икътисадының киләчәк үсеше квалификацияле кадрлардан, формалаштырылган һәм өлгергән хезмәт базарыннан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. 

Бүген "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү үзәге белгечләре күпфатирлы йортлар Советлары Рәсиләре һәм активистлары өчен семинар үткәрделәр.Чарада 20 кеше катнашты. 

Бүген Чиләбедә "Иң яхшы сантехник.Россия Кубогы" чемпионатының финалы узды. Анда Россия төбәкләре арасыннан иң яхшы 30 команда, шулай ук Казахстан, Сербия, Үзбәкстан командалары катнашты. Финалистлар арасында Чаллы сантехниклары. Быел чемпионат Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ ярдәме белән үткәрелде. Җиңүче сантехник кубогын һәм 300 мең приз алачак, калган финалистларны медальләр белән бүләклиечәкләр.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр мэриясендә ике күп фатирлы йорт тапшыру турында сөйләделәр. Яңа фатирларга күченү ноябрь ахырында булачак. Яңа фатир ачкычларын Кольцова урамындагы йорттан 30 кеше алачак. Циолковский урамы буенча урнашкан йорт декабрь аенда тапшырылачак. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарын күчерегә планлаштырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International