Бүген Чиләбедә "Иң яхшы сантехник.Россия Кубогы" чемпионатының финалы узды. Анда Россия төбәкләре арасыннан иң яхшы 30 команда, шулай ук Казахстан, Сербия, Үзбәкстан командалары катнашты. Финалистлар арасында Чаллы сантехниклары. Быел чемпионат Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ ярдәме белән үткәрелде. Җиңүче сантехник кубогын һәм 300 мең приз алачак, калган финалистларны медальләр белән бүләклиечәкләр.