Бүген "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр мэриясендә ике күп фатирлы йорт тапшыру турында сөйләделәр. Яңа фатирларга күченү ноябрь ахырында булачак. Яңа фатир ачкычларын Кольцова урамындагы йорттан 30 кеше алачак. Циолковский урамы буенча урнашкан йорт декабрь аенда тапшырылачак. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарын күчерегә планлаштырыла.