Бүген Казанда «Корстон» ККСКда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков Үзбәкстаннан күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырды.
Түбән Кама ш., Менделеев урамы буенча 1 санлы йортның 20 нче фатирында яшәүченең йорттагы гомуми милекне карап тотуның канәгатьләрдерерлек булмавы, салкын су белән тәэмин итү буенча йортның гомуми ихтыяҗларына түләү хисаплау тәртибенең бозылуы турындагы мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Жилтехсервис” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
16-17-нче нояберьдә Казан дәүләр архитектура-төзелеш университеты, Татарстанның ТР Дизайнерлар Союзы, ТР Архитекторлар Союзы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы ярдәме белән Казан архитектура мәктәбе 50 еллыгын үткәрә. Чараның программасы белән сылтама аша күчеп җентекләп танышырга мөмкин.
23-нче ноябрьдә Казан Төзелеш Колледжы базасында ТехноНИКОЛЬ Төзелеш академиясенең тантаналы рәвештә Укыту үзәге ачылачак.
Агымдагы елның 10 аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 1871 мөрәҗәгать теркәлде һәм карап тикшерелде, бу күрсәткеч 2015 елның аналогик чорында килгән мөрәҗәгатьләрдән 54,3%ка артык. 127 вазифаи зат, 358 мең сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды, бу күрсәткеч 2015 ел белән чагыштырганда 74% ка югары.
ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы тормышка ашыру программаларны иң якшы яктырту конкурсына гариза җыю дәвам ителә. Киләсе номинацияләргә актив катнашырга тәкъдим итәбез:
Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе тикшеренү проектын башлаган, аның максаты – Россия төбәкләрендә кадрлар буенча иң яхшы практикалар белән идарә итү системасының анализын үткәрү. Тикшеренүдә, региональ кадрлар сәясәте сорауларын алып бара торган җитәкчеләр катнашачак. Тикшеренү барышында катнашучылар интервью узачак һәм анкета тутырганнан соң, төбәк башкарма хакимияте органнарының кадрлар өлкәсендә иң яхшы практика белән идарә итүчене ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
01 ноябрьдә Әлмәттә ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары И.И. Шәйдуллин белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары А.М. Фролов катнашында ТКХ мәсьәләләренә багышланган киңәмә узды. Бу киңәшмәдә район прокуроры, райондагы идарәче компанияләр, ТМШ һәм ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр катнашты. Сәламләү сүзләре белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Алга таба Әлмәт ш. башкарма комитеты җитәкчесе И.И. Гыйлемханов 2016 елның 10 аенда торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының эш нәтиҗәләре турында сөйләде. И.И. Шәйдуллин күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә бәйле мәсьәләләргә, аерым күпфатирлы йортларның торышы канәгатьләндерерлек булмауга; торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлешенә йогынты ясый торган вәкаләтле дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының гамәлләренә һәм гамәл кылмауларына карата шикаятьләргә игътибар юнәлтте.
Татарстан Республикасында 2016 ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Хезмәт инспекциясе 1363 тикшерү үткәргән, 16 млн. 620 мең сумга 440 карар чыгарган.
Бу мәгълүматны ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.