ТехноНИКОЛЬ Казан Төзелеш Колледжында Укыту үзәге ачачак

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

23-нче ноябрьдә Казан Төзелеш Колледжы базасында ТехноНИКОЛЬ Төзелеш академиясенең тантаналы рәвештә Укыту үзәге ачылачак. Тантана кысаларында ТехноНИКОЛЬ компаниясе белән Казан Төзелеш Колледжы бергә  ТР төзелеш,аАрхитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТехноНИКОЛЬ вице-президенты Евгений Войлов катнашында "Мәгариф төзелеш сыйфатын күтәрү нигезе буларак: World Skills Russia хәрәкәте белән яңа мөмкинлекләр" исемле түгәрәк өстәл оештырылачак. 2019-нчы елны Казан 45-нче World Skills Russia Дөнья Чемпионатын үткәрергә җыена, һәм шунда ТехноНИКОЛЬ «Кровельные работы» милли компетенциясен үстерәчәк, ул беренче тапкыр  World Skills Russia-ның белгечлегенә 2016-нчы елда компания инициативасы белән кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International