Казанда ОАО "Казан ярминкәсе" территориясендә 2016-нче елның 23-25 ноябрьдә 7-нче конгрессы һәм "Чиста су" исемле махсуслаштырылган күргәзмә узачак.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тикшерү уздыра торган районнарда 2016 нчы елда капиталь ремонт буенча кыска вакытлы программаны тормышка ашыру кысаларында 122 күпфатирлы йорт, шул исәптән: Зәй муниципаль берәмлегендә – 13 йорт, Түбән Кама муниципаль берәмлегендә – 106 йорт, Яңа Чишмә муниципаль берәмлегендә 3 йорт төзекләндерелде.
2016 елның 25 октябрьдә КГАСУда "Бик каты түземле цемент бетонлары: технологиясе, конструкцияләре, икътисады" исемле I Халыкара фәнни-техник конференциясе ачылды .
27-нче октяберьдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министырлыгы ярдәме белән техник конференция һәм "Уңайлы һәм арзан архитектурада заманча утяктырткыч конструкцияләр" исемле тугәрәк өстәл узачак.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы буенча 41 санлы йортта яшәүченең гомумйорт ихтыяҗларына кайнар һәм салкын су өчен түләүне исәпләү дөреслегенә бәйле мөрәҗәгате каралды.
28-нче октяберендә "ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" хисаплау узелларының эшләвен һәм күпфатирлы йортларга җылыны погодага карап бүлүне җайга салуны тикшерү өчен чираттагы тикшерүне Казан, Габишев урамы, д. 25б - адресында үткәреләчәк. Тикшерү кысаларында җылылык белән тәэмин итү системасын, ә дөресерәген әйткәнчә, узел эшенең хисаплау һәм погодага карап җайга салу буенча тикшерүләр үткәреләчәк.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Баулы ш., С.Сәйдәшев ур., 24 й., 30 ф. адресы буенча яшәүче А.М. Әхмәтҗановтан торак йортны кайнар су белән тәэмин итүгә карата мөрәҗәгать килеп иреште.
«Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенең киләчәге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ел башланганнан бирле Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка ким. Һәлак булу очраклары 5кә кимегән, авыр очраклар – 7гә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Авангард” ИК ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.23.2 ст. буенча, КФЙ карата техник документларны һәм мондый КФЙ белән идарә итүгә бәйле башка документларны тапшыру турындагы законнарның таләпләрен бозган өчен, санап үтелгән КФЙ карата документларны яңадан сайланган ИК тапшырмаган өчен гомуми 1,2 миллион сумлык 8 карар чыгарылды.