Бүген КП “ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль буенча ТР региональ үзәге” Казанның Габишев урамындагы күп фатирлы йортлар буенча тикшерү үткәрделәр.Тикшерү барышында катнашучылар, җылылык челтәрләреннең энергиясен исәпкә алу һәм һава торышы буенча көйләүне карадылар.
2016 елның 20 сентябрендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Октябрь” торак милекчеләре ширкәтенә яңадан бирелгән күрсәтмә планнан тыш тикшерелде, аның нигезендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозылу очракларын юкка чыгару вакыты узган иде.
Бүген массакүләм төзү торак биналарда светопрозрачный конструкцияләргә 2016-нчы елның 1-нче ноябереннән кертелгән яңа ГОСТ стандарт керешенә багышланган конференциясе узды. Очрашуны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары И.С. Гимаев ачып җибәрде. "Мондый очрашулар бик мөһим, чөнки бездә катнашучыларның яңа документны җентекләп карау һәм әлеге стандартны эшләүчеләргә аларны кызыксындырган сораулар биреп булыу мөмкинекләре бар", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
20 октябрь көнне Илмәттә фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу авылның барлык халкы өчен озак көттергән һәм үтә мөһим вакыйгага әйләнде. Бүгенге көндә монда 337 кеше яши. Җирлек күләме һичшиксез медицина пункты булуны таләп итә. Иске ФАП бу максатлар өчен яраклаштырылмаган бинада эшләп килә. Анда су белән тәэмин ителеш тә, канализация дә булмый.
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Буа районы түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л. А. Әхмәтҗанова. катнашты.
Татарстан Минстрлыгында "Проект документларының экспертиза үткәрү процедурасы һәм электрон формада инженерлык эзләнүнең нәтиҗәләре. Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологиясен кертү" темасы буенча семинар-киңәшмә уздырдылар.
Бөгелмәдә ятим балалар өчен йортны ел ахырында тапшырырга планлаштыралар. Объектның төзелеш барышы белән шәһәргә килгән вакыт ТРның Премьер-Министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев танышты.
Ютазы муниципаль районында 2016-2017 елларда 142 күпфатирлы йортны (3191 фатир) һәм шәхси сектордагы 250 йортны шәхсән җылыту системасына күчерү планлаштырыла. 564 күпфатирлы йорт һәм 19 шәхси йорт хуҗаларыннан гаризалар тапшырылган. Эшләр 7 күпфатирлы йортта (82 фатирда) алып барыла. 2016 елның 26 октябренә карата монтажлау эшләре 3 күпфатирлы йортта (58 фатирда) тәмамланган.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Татарстанның төбәк иҗтимагый контроль үзәге 2017 елда республиканың торак фондына хезмәт күрсәтүче идарә компанияләре рейтингын бастырып чыгарырга әзерләнә.
Якын киләчәктә Төбәк Үзәге республиканың бишенче сыйныфлары өчен коммуналь өлкәсендә юридик белемнең нигезен буенча махсус укыту программасын кертергә ниятли.