ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Торак-коммуналь эшләренә финанслауны җәлеп итү өчен махсус кредит программасы чыгарыла. "Коробочный" пилот продукты 2016 елның ахырына кадәр эшли башларга мөмкин.

Бу хакта утырыш кысаларында эш төркеме ТКХ буенча вице-премьер Дмитрий Козак рәислегендә, Россия Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис хәбәр итте. Чара 30 сентябрь, Сочи шәһәрендә узды.

2016 елның август аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге “Паритет” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде. 

Чаллы шәһәрендә торак фондына җылылык бирүне башлау чоры быел Башкарма комитет җитәкчесенең әмернамәсе нигезендә 1 октябрьдән башланды. Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан җылылыкны җибәрү чорына кайнар элемтә телефоны оештырылды.

Бүгенге көндә 7 йортка җылылык бирелмәгән (Уютный ТМШ – 2 йорт, Союз ТМШ – 2 йорт, 47-35 ТМШ – 1 йорт, 53/26-1 ТМШ – 1 йорт). Торак милекчеләренең датаны күчерү турындагы карары бар.

Татарстанда "Стратегия 2030" кысаларында төзелеш берләшмә төзү буенча килешүне имзалаштыру булып үтте.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

1 октябрьдә, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министрлыгы хезмәткәрләре республика күләмендә ел саен оештырыла торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. 

Яңа Савин районы судының 2016 елның 15 сентябрендәге карары белән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең кулланучыларның билгеле булмаган даирәсенең “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата “видеокүзәтүне урнаштыру һәм аңа техник хезмәт күрсәтү” буенча өстәмә хезмәткә түләү хисаплау һәм түләү алу гамәлләрен, кулланучыларның исәп-хисап фактураларында әлеге графаның күрсәтелешен законсыз дип тану, карар законлы көченә кергәннән соң 10 көн эчендә кулланучыларның игътибарына “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафына вазифалар салыну турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша җиткерү турындагы шикаять таләпләре өлешчә канәгатьләндерелде.

Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 861 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрне һәм нормаларны бозган өчен 15,6 млн. сумга 404 карар чыгарылган.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казанда  (Modern Engineering Systems - MES) «Архитектура һәм җәмәгать биналарында инженер системалары» дигән X юбилей халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Бүген АМР Советының кече залында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларының шәһәр һәм район Советы башкарма комитетлары вәкилләре белән очрашуы булды. Шәһәрнең якынча 4 объектын проектлау һәм тулаем Алабуганы үстерү концепциясе турында сүз алып барылды һәм килешенде. Болар – “Чебурашка” паркы, ЗАГС, “Иллюзион” кинотеатры территорияләре һәм Яр буе урамы.


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген министрлыкта видеоконференция режимында Республика штабы утырышы булды, анда 2016-2017-нче җылыту сезонына ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексларын әзерләү буенча йомгак ясалды. 
Утырышны беренче министр урынбасары Алексей Фролов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, республикада җылыту сезонына әзерлек бетте дисәк тә була. Динамика узган ел дәрәҗәсендә тора. "Бүгенге көндә ягу сезонына әзерлек паспорты 97,0% МКД-га рәстиләштерелгән, ә социаль-мәдәни өлкә объектларына 100%",- дип билгеләде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International