Казанда иҗтимагый биналар проектлау перспективалары буенча фәнни конференция уза

2016 елның 30 сентябре, җомга

Бүген Казанда  (Modern Engineering Systems - MES) «Архитектура һәм җәмәгать биналарында инженер системалары» дигән X юбилей халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Конференция чикләрендә Регионара клиник-диагкостика үзәге һәм «КАЗАН ЭКСПО» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә тантаналы кул кую булачак һәм яңа проектка (медицина чараларының кластеры)  старт биреләчәк.

MES – ул эксплуатацияләү хезмәтләре, проектлар төзү институтлары һәм эшләп чыгаручылар өчен политематик информацион мәйданчык. Конференциянең төп максаты –  җәмәгать биналарын проектлаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм юнәлешләр турында фикер алышу.

MES Ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР торак төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Владимир Кудряшев, һәм башкалар катнашты. Гадәттәгечә MES мәйданында хезмәттәшлек турында килешү һәм төрле оешмалар арасында партнерлык төзелә. Мәсәлән, быел "ҖЧҖ Казан-Экспо" һәм ГАУЗ «МКДЦ» хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куячаклар, нәтиҗәдә яңа проектка старт бирелде, – медицина чаралары кластерына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International