Алабуга шәһәрендә Кече Покровский урамында урнашкан , 3 нче һәм 4-нче номерлы ике 60 фатирлы “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” программасы буенча төзелгән торак йортлар төзелеше тәмамлана. Генераль подрядчы – "СтройСервис" ЯАҖ.
Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре Казанда "Милләт кроссы-2016" Бөтенроссия чабу көнендә катнаштылар. Быел традицион җиңел атлетика ярышлары шәһәрнең Үзәк стадионы янындагы мәйданчыкта үткәрелде.
Татарстан җитештерүчеләре ("МультиПласт"), 2008 елда агач-полимер композитыннан сыйфатлы һәм ышанычлы төзелеш материалларының берсен эшләде. ДПКдан ясалган терраса тактасы һәм фасад панельләре Россиянең төзелеш базарындагы инновацион алымнар продуктлары булды. Бүген Татарстан җитештерүчеләренең терраса тактасы һәм фасад панельләре, парк каршындагы зоналарны төзекләндерү һәм җәйге кафе, террасса, беседка, веранда, балкон төзелешләрендә, югары дымлылык урыны белән – пирс, причалларны төзекләндерүдә, бөтен Россия территориясендә һәм шулай ук БДБ илләрендә урнашкан илләрдә киң кулланыла.
Красноярскида һөнәри осталык буенча "Һөнәре буенча иң яхшы" Бөтенроссия конкурсының "Иң яхшы бетончы" номинациясенең федераль этабы узды.
Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 795 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 574 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Буген "Сен-Гобен" компаниясе Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь-хуҗалык Министырлыгы белән берлегендә конференция оештырылды. Бу чараны эле Халыкара икътисади Петербулрг форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов белән "Сен-Гобен СНГ" генераль директоры Эрван Дюпюи очрашкан вакытта узыдру идеясы барлыкка килде.
ТР Төзелеш министрлыгында икенче архитектура-градостроитель "Архитектура күпер Казан – Екатеринбург – Мәскәү. Аренда торагы. Казан – пилот шәһәр" конференциясе узды.
"ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы белән берлектә торак-коммуналь хуҗалык иҗтимагый контроль өлкәсендә нәтиҗәле эшләү һәм Реуспубликабызда иҗтимагый үзидарә итүне үстерү максатлары белән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар чакырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.