Яңа Чишмә районының Петропавловка “Кояшкай” балалар бакчасында республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелә. Бүгенге көнгә кухня, склад ремонтланган, отмоска ясарга опалубка ясалган. Бу бинаның тәрәз-ишекләрен алыштыру, җылыту һәм канализация системасын төзекләндерү, җылы идән ясау, электр үткәргечләрен алыштыру, сигнализацияне яңарту, бүлмәләргә косметик ремонт ясау, линолеум, кафельләрне, сантехниканы алыштыру күздә тотыла. Болардан тыш отмоска ясау, брусчатка җәю, стеналарны сайдинг белән тышлау, керү юлларын төзекләндерү эшләре дә башкарылачак. Эшне ООО «БлокСтрой» подрядчы оешмасы башкара.