ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2016 елда юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Лениногорск шәһәрендә, гомуми мәйданы 19571,1 кв. метр булган 10 торак йортны һәр яклап карап, “Фаворит” ТМШ карата тикшерү үткәрде.

16 апрель КГАСУ стеналарында,НО "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды", башкарма директор Т. М. Абдуллин белән очрашу  булды. Төп тема чыгарылыш диплом эшләре квалификациясе  буенча фикер алышу булды. Чарада 4 курс студентлары һәм аларның фәнни җитәкчеләре катнашты.

2016 елның 3 ае эчендә (гыйнвар, февраль, март) ТР дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре төзелеш объектларында 743 тикшерү уздырды, алар нәтиҗәсендә 249 административ хокук бозу ачыкланган,  4,98 млн. 


17
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең тарихи объектларын карады. Төп максаты - шәһәрнең әлеге өлешендәге мәдәни мирас объектларның хәлен бәяләү


16
апрель, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 15 апреленә 666,9 мең кв. м.торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 108% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.    

Татарстан Республикасында 2016 ел башыннан төзелеш өлкәсендә хезмәт саклау нормаларын башкару буенча ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе 266 тикшерү үткәргән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


15
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карамагында Россия пенсионерларының Татарстан республикасы буенча берләшмәсенең “Өченче яшь” университеты тыңлаучылары өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узды. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – өлкән гражданнар, алар өчен хокукый белем алу аеруча зур әһәмияткә ия.

Казан метрополитенының беренче линиясендә соңгы тоннельне казу эшләре төгәлләнде. Бүген “Имәнлек” һәм “Җиңү проспекты” метро станцияләре арасында сул як тоннельне казу эшләре тәмамланып, “Сөембикә” Lovat тоннельүткәргеч комплексының Җиңү проспектына бәреп чыгу күренешен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтте.

Икътисадый кыенлыкларга карамастан, «Түбән Кама нефть химиясе» күп кенә юнәлешләр буенча күрсәткечләрне арттыра алды. 

2016 елның 14 маенда, Казан шәһәре Идел буе районының, МБОУ "Урта гомуми белем бирү мәктәбе №100", ел саен үткәрелә торган социаль проект кысаларында "Балаларга елмаю бүләк ит" дигән, зур әкияти бәйрәм һәм хәйрия концерты узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International