ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

"Казгорсвет" муниципаль унитар предприятиясе Самосырово бистәсендә яктылык нокталарын урнаштыру эшләрен тәмамлады - җирле халык мөрәҗәгате буенча поселоктагы электр челтәрләрен реконструкцияләү программа кысаларында хәзерге, отышлы 185 тышкы яктырту лампалар урнаштырды.


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында Яр Чаллыдагы "Яшьлек" микрорайоны "Фон" өлешләп бүленә торган объект буенча "Юл картасы"на кул кую узды.65 микрорайондагы калган 3 йортны 2016 елның 3 кварталында төзеп бетерергә планлаштрылган.
Казанда "Свей" оешмасы төзи торган Адоратский ур.71А адрес буенча йорт  куллануга тапшырылды.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгыда И.Фәйзуллин өлешләп төзелештә катнашучылар белән очрашты.Чарада шулай үк ЯАҖ "Фон" генераль директоры А.Ливада, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең беренче урынбасары С.Сәфиуллин,Казан башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

2015 елның октябрендә Чаллы зонасы торак инспекция тарафыннан торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 2475,73 мең квадрат метр булган 150 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Нәтиҗәдә 245 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 202, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча  – 12, халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормалары һәм режимы буенча – 31.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Rockwool International" компанияләр төркемнәре президенты Йенс Биргерссон белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, "Rockwool Russia" генераль директоры Марина Потокер, "Rockwool Russia" сатулар буенча директоры Максим Тарасов, "Роквул Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һ.б. катнашты.


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Мәскәүдә дәүләт экспертиза оешмаларның Бөтенроссия киңәшмәсендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень дәүләт экспертиза үткәрүнең әһәмиятлелеген һәм кирәклеген билгеләде.

2015 елда, кыска вакытлы капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе карамагындагы районнарда 153 күпфатирлы йорт төзекләндерелде, шул исәптән: Азнакай МБ – 29 йорт, Баулы МБ – 7 йорт, Бөгелмә МБ – 87 йорт, Лениногорск МБ – 16 йорт, Ютазы МБ – 14 йорт.

"Темп" ЧҖҖ ТКК үзара хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында "Уңайлы йорт" ИО ААҖ белгечләре Әлмәттә "Низагсыз аралашу күнекмәләре" күчмә семинар-тренинг үткәрделәр.

31
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бүген күп фатирлы торак йортларда капремонтны тормышка ашыру, башка республика программаларын гамәлгә кертү буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконеренцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International