ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга
"Татарстан Республикасы Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр булдыру идарәсе " Дәүләт Автономияле Учреждениясе проект документациясенең дәүләт булмаган экспертиза үткәрергә аккредитация үтте ( Аккредитация турында таныкнамә № RA.RU.844 от 06.10.2015 ФГИС Росаккредитациясе).

28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Казанның Киров районындагы “Салават күпере” яңа торак микрорайонында беренче йорт төзелеп бетте. Ул социаль ипотека программасы буенча төзелде. Хәзерге вакытта биредә йортны кулланылышка тапшыру алдыннан җитди тикшерү эшләре бара. 
ТР Төзелеш министрлыгы "Россия гаиләсенә торак" программасында катнашу өчен сайланыш башлануы турында билгеләде.

27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 28 октябрендә "ТКХ ДМС законын гамәлгә ашыру" тема буенча онлайн-видеосеминар үтәчәк. Семинарны "ТКХ тикшерү" "ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү милли үзәк" үткәрәчәк.

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында өлешләп төзү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.Очрашу "ФОН" һәм ЧҖҖ "Свей" торак йорты өлешчеләре белән үтте.
Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык сферасында иҗтимагый тикшерү Региональ үзәк һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының "Муниципаль менеджмент" кафедрасы белән бергә 2015 елның 27 октябрендә "Халыкара ТКХ диктант-тест" үткәрде. Гражданнар торак-коммуналь хуҗалык нигезләр белемен тикшерә алды.

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Киңәшмәдә Министрлык алдында торган мәсьәләләр һәм атнага планнар каралды.
Министрлык җитәкчелегенә Казандагы М-14 һәм Салават Күпере микрорайоннардагы инженер коммуникацияләрен төзү мәсьәләләре турында тапшырдылар.
Шулай үк гражданнарны аварияле йортлардан күчерү һәм алар өчен күпфатирлы йортлар төзү программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
“Эшлекле дүшәмбедә” Бөгелмә зона торак инспекциясенең начальнигы Руфан Галиев әлеге хезмәтнең эше турында сөйләп үтте.

25
октябрь, 2015 ел
якшәмбе
Татарстан Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман бүген Кайбыч районында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International