ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2015 ел
җомга
2016 елның 1 сентябренә "Яшьлек" микрорайондагы 65/05 йортын төзеп бетерә торган "Профит" оешмасы объектны куллануга тапшырырга тиеш. Бу турында бүген төзелеш планеркада "Фон" гендиректоры Анатолий Ливада катнашуы белән "Профит" гендиректоры Марсель Мингалимов Яр Чаллы мэры Наил Магдеевка хәбәр итте.
Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык сферасында иҗтимагый тикшерү Региональ үзәк һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының "Муниципаль менеджмент" кафедрасы белән бергә 2015 елның 27 октябрендә "Халыкара ТКХ диктант-тест" үткәрәчәк. Гражданнар торак-коммуналь хуҗалык нигезләр белемен тикшерә ала.
Татарстан Республикасында 2015 елның 22 октябренә 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылдыбу еллык биремнең 76,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 99,9 мең кв. м тапшырылган. 
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында өлешләп төзү мәсьәләләре буенча беренче гражданнарны кабул иттеләр.Очрашуда "ФОН" "ГТХМ"  торак комплексының һәм Бехтерева урамындагы ЧҖҖ "Свей" торак йорты өлешчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында милек объектларын өлешләп төзү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен тикшерү инспекциясе коррупциягә каршы канунчылыктагы үзгәрешләргә багышланган коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
Коммуналь хуҗалык һәм төзелеш колледжның акт залында күп фатирлы йортларның рәисләре һәм активистлары өчен ТКХ сферасында иҗтимагый контроль буенча региональ үзәк белгечләре семинар үткәрделәр.
"Парклар һәм скверлар елы" программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән яңа парк Свияжск утрау-шәһәре станциясендә ачылды.

21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Үзенең җитештерүен урнаштыру өчен 3М компаниясе «Алабуга» МИЗны сайлап алганга без горурланабызБүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть-газ тармагы өчен сыек япмалар җитештерү буенча «3М Волга» заводын ачу тантанасында хәбәр итте.
Казанның Идел буе районында урнашкан М-14 микрорайонында социаль ипотека программасы буенча йортлар һәм балалар бакчасы төзелү дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International