Казанда М-14 микрорайон төзелеш җирлегендә күчмә киңәшмә узды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
Казанның Идел буе районында урнашкан М-14 микрорайонында социаль ипотека программасы буенча йортлар һәм балалар бакчасы төзелү дәвам итә. 
Эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Кудряшев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Казан Мэры Илсур Метшин,  Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “Ак Таш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Газинур Әхмәтов, подрядчы һ.б оешма вәкилләре катнашты.
М-14 микрорайоны – Казанда социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше өлкәсендә иң зур проектларның берсе. Биредә барлыгы 3800 фатирга исәпләнгән 17 йорт төзелергә тиеш. Шулай итеп, микрорайон төзелеп беткәннән соң, ташламалы шартлар буенча 10478 казанлы торак белән тәэмин ителәчәк. 10 меңнән артык шәһәр халкы торак шартларын яхшырту белән бергә социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителәчәк. Чөнки биредә 5 балалар бакчасы, 2 мәктәп һәм күпкатлы 5 парковка ачылачак.
Хәзерге вакытта 45 гектар мәйдандагы микрорайон территориясендә социаль ипотека буенча 4 торак йорт - 255 фатирга исәпләнгән 3 объект һәм 89 фатирдан торган 1 йорт төзелә. 4 йортның гомуми мәйданы 50,5 мең кв.м тәшкил итә. Моннан тыш, йортлар төзелү белән бергә биредә шулай ук социаль инфраструктура объектлары да торгызыла. “Юл картасы” буенча 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы инде төзелеп беткән диярлек.

Казан Мэры Илсур Метшин киңәшмәдә катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның М-14 мәйданындагы объектларны вакытында кулланылышка тапшырырга кирәклеге турындагы катгый йөкләмәсен искә төшерде. “Бу ел ахырына, ким дигәндә, бер йорт һәм бер балалар бакчасы кулланылышка тапшырылырга тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International