Татарстанда 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган

2015 елның 23 октябре, җомга

Татарстан Республикасында 2015 елның 22 октябренә 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, бу еллык биремнең 76,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 99,9 мең кв. м тапшырылган. 
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.   
Социаль ипотека программасы буенча республикада 22 октябрьгә гомуми мәйданы 160,3 мең кв. метр булган 2 мең 719 фатирлы 114 йорт файдалануга тапшырылган. Ике атна эчендә 400 кв. м тапшырылган. 
2015 елда аренда торагы төзелеше программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. м булган 21 торак йорт төзү планлаштырыла. 22 октябрьгә гомуми мәйданы 27 мең 804 кв. м булган 6 йорт эксплуатациягә тапшырылган. 
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә ашырыла. 161 ветеран өчен 23 йорт төзелә. Югары дәрәҗәдәге әзерлектә – 12 объект; уртача әзерлектә – 10 объект; әзерлеге түбән дәрәҗәдә – 1 объект. 
2015 елда дәүләт контракты кысаларында ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 331 ятим бала өчен торак урын сайлап алынган һәм беркетелгән.   
22 октябрьгә республикада өч республика программасы тулысынча тәмамланган – Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәмнемодернизацияләү программасы; районнарда универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы; участок полиция вәкаләтле хезмәткәрләре өчен торак төзү программасы. 
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков киңәшмә барышында торакны планлы гамәлгә кертү,  гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә үтенде. Киңәшмәдә нотыклар белән  «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International