ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Яр Чаллы мэриясендә лицензия ала алмаган "Авангард" ИО күпфатирлы йортлары белән идарә итү килешүен төгәлләү хакына идарә итү оешмасын билгеләү өчен бәйге оештырылды.
Казан шәһәренең Сара Садыкова урамы,22нче йорт халыгы ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык адресына йортларында капиталь ремонт үткәрү өчен коллектив белән рәхмәт хатын җибәрделәр.
ТР Дәүләт торак инспекциясенә карап тикшерү өчен Буа шәһәре прокуратурасыннан “Буа җылылык челтәрләре предприятиесе” ЯАҖ карата РФ КоАП 7.23 статьясы нигезендә административ хокук бозу эше кузгату турында карар килеп иреште.
Казанда Г.Кутуй һәм Гвардия урамнары киселешендә яңа төзекләндерелгән сквер ачылды.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Торак төзелешендәге тулы исемлекне тагын өч процедурага киметүне күздә тотучы закон проекты эшләде һәм карап тикшерү өчен кызыксынган башкарма хакимият органнарына җибәрде. Бу хакта Дәүләт думасының җир мөнәсәбәтләре һәм төзелеш комитеты карамагындагы Шәһәр төзелеше буенча эксперт советы утырышында билгеле булды. 

“Нептун+” ҖЧҖ карата Менделеевск районы прокуроры тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында йогынты акты чыгарылды.



19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды.  
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 
"Профит" ГК подряд оешмасы 65/05 йортында эшкә атна элек иреште,Хәзерге вакытта бишенче этаждан башлап лифт шахталарын урнаштыру эшләре бара.
Казанның барлык торак йортлары һәм социаль өлкәгә караган объектлары да җылылык белән тәэмин ителде. Әлеге процесс оешкан төстә үттә, бу елда халык тарафыннан зур шелтәләр булмаган. 
Бүген "ТР Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе" бинасында  "Гражданлык аэропортлар администрациясе" Федераль дәүләт унитар оешманың милеген рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International