Казанның барлык торак йортлары һәм социаль өлкә объектлары җылы белән тәэмин ителде

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
Казанның барлык торак йортлары һәм социаль өлкәгә караган объектлары да җылылык белән тәэмин ителде. Әлеге процесс оешкан төстә үттә, бу елда халык тарафыннан зур шелтәләр булмаган. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.

Профильле комитет башлыгы 2015-2016 елларның җылылык бирү сезоны 29-нчы сентябрьдә башланганлыгын искәртеп үтте. Социаль объектларга җылы бирү аеруча да оешкан төстә башкарылган. “Инде сентябрь урталарында сәламәтлекне саклау учреждениеләренең кайберләре җылы белән тәэмин ителде. +8 градус уртача температурасының бишенче көне 8-нче октябрьдә генә булды. Әлеге вакытка торакларның 99%-ы һәм социаль өлкәгә караган учреждениеләрнең 99%-ы инде җылы белән тәэмин ителгән иде”, - дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин.

Ул шулай ук җылылык бирү оештырылган төстә башкарылганлыгын җиткерде, халык тарафыннан зур шелтәләр булмаганлыгын ассызыклады. 

ТКХ комитеты рәисе җылылык үткәрү торбаларына ремонт һәм реконструкция ясауга ел саен җитди суммадагы акчалар бүлеп бирелгәнлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International