Яр Чаллыда "Авангард" ИО йортларына «Автозаводский" МУО һәм "Үзәк" МУК хезмәт күрсәтәчәк

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
Яр Чаллы мэриясендә лицензия ала алмаган "Авангард" ИО күпфатирлы йортлары белән идарә итү килешүен төгәлләү хакына идарә итү оешмасын билгеләү өчен бәйге оештырылды.
2015 елда 1 майга кадәр идарә итү оешмалар эшчәнлекләренә лицензия алырга тиеш булды.Безнең шәһәрдә лицензия "Авангард" ИО ала алмады.Федераль канунчылык буенча җирле үзидарә органнары күпфатирлы йортлар белән идарә итү оешмасын сайлау өчен ачык бәйге үткәрергә тиеш.17 сентябрендә Башкарма комитет бәйге турында белдерде.Сәүдәгә "Авангард" ИО хезмәтендә булган йортлар санына ярашканлыкта 12 лот чыгарылды: бу 13 комплекс -  13/16 йорт, 20 комплекс - 20/01 йорт, 27 комплекс -  27/05А һәм 27/10А йорт, 47 комплекс- 47/36/1, 47/36/5, 47/36/6 йортлар, 50 комплекс -  50/14А йорт, 52 комплекс-  52/20А йорт, 54 комплекс 54-18А,59 комплекс -  59/19 и  59/21. 
13 гариза тапшырылды: 9 гариза "Автозаводский" оешмасынан,4 гариза "Үзәк" оешмасыннан.Бүген бәйге комиссиясе идарә итү оешмаларның документлары блән танышты һәм 3 йортны ( 13/16, 59/19 и  59/21) "Үзәк" оешмасына һәм 9 йортны  "Автозаводский" оешмасына күчерергә дип карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International