Казанда Г.Кутуй һәм Гвардия урамнары киселешендә төзекләндерелгән сквер ачылды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
Казанда Г.Кутуй һәм Гвардия урамнары киселешендә яңа төзекләндерелгән сквер ачылды.

Яшел зона территориясен брусчатка белән салынган ике юл кисеп үтә. Төзекләндерү буенча башкарылган эшләр кысаларында чыршылар һәм куаклар утыртылган. Сквер үзәгендә сәгать урнаштырылган, аның янында елның җылы вакытында чәчәкләр үсәчәк. Шулай ук биредә агач эскәмияләр, чүп савытлары һәм фонарьлар урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International