Бөгелмә зона торак инспекциясенең эше турында

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
“Эшлекле дүшәмбедә” Бөгелмә зона торак инспекциясенең начальнигы Руфан Галиев әлеге хезмәтнең эше турында сөйләп үтте. Бөгелмә зона торак инспекциясе карамагында Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы территорияләре. Инспекторлар, нигездә, халыкның мөрәҗәгатләрен кабул итә һәм аларны чишү юлларын эзли. Агымдагы елның тугыз ае эчендә  Бөгелмә зона торак инспекциясе 442 мөрәҗәгать кабул иткән һәм тикшерү үткәргән. 508 кимчеләк табылган. Халык шулай ук югары ОДНга зарланып яза, салкыннан тилмерүчеләр “кайнар линия”гә шалтырата. Беренче кар төшкән көннәрдә “кайнар линия” телефоннары тынмый. Җылылыкны ике тапкыр бирергә туры килү сәбәпле, күпфатирлы йортларның җылылык системаларында һава барлыкка килә, җылылык һәр фатирда булмый. Авария хезмәтләре бер атна дигәндә бу кимчелекләрне төзәтә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International