ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Жуковский урамы буенча 28А номерлы йортта яшәүчедән Казан шәһәре торак инспекциясенә “Вахитов районы ИК” ҖЧҖнең йорттагы гомуми милекне тиешенчә карап тотмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Чистай шәһәренең Яшьләр урамындагы 21 йорт адресы буенча яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан, РФ Торак кодексы таләпләрен бозып, гражданнарның милегендә булган һәм алар тарафыннан наймга алынган торак биналарның гомуми мәйданын законсыз арттыру очраклары ачыкланды, бу эшләр гомуми файдаланудагы урыннарның (коридорларның) мәйданын кушу хисабына башкарылган. Биналарның мәйданнарын арттыру аркасында гражданнарның ТКХ өчен биналарның гомуми мәйданына бәйле түләүләре дә арткан.
Александровка авылында капиталь ремонттан соң йорт ачылды. Чарада Чистай районы җитәкченең беренче урынбасары Рөстәм Хәмәтов, идарә оешмасы директоры Ф.Н.Хәлиуллин, төп инженер А.Н.Лагунов. Яшьләр ур.,1 йортында торучылар исеменнән төзүчеләргә рәхмәт сүзләре белдерелде.
Менделеев районы җитәкченең җомгасы "Химик" спорт-сәләмәтләндерү комплексында капиталь ремонт башкаруын контроле буенча штабыннан башланды.

18
июль, 2015 ел
шимбә
2016 елда Татарстан Республикасында социаль ипотека буенча 7 мең 738 фатирлы 100 йорт төзү планлаштырыла, инвестицион торак буенча - 6 мең 356 фатирлы 89 йорт. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы төзелеш объектларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2015 елның 1 июленнән 14 июленә кадәр хезмәтне саклау өлкәсендә 83 хокук бозу ачылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Яр Чаллы шәһәрендә дәүләт программаларны тормышка ашыруда ЧҖҖ "КамгэсЗЯБ" заводының 141 сериясен куллану мәсьәләсе буенча техника советы утырышы узды.Утырышны беренче министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Әхмәтшин уздырды.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чаллы шәһәре Прокуратурасы вәкиле белән берлектә, 2015-2016 елларда җылыту чорына әзерлекне тикшерүгә бәйле рәвештә Рубаненко урамы буенча 1 номерлы күпфатирлы йорт тикшерелде.
Мөслим авылының Тукай урамындагы 33 номерлы йортны тикшергәндә төзелеш баскычларының тиешенчә урнаштырылмавы ачыкланды. Алар фасадтагы газүткәргеч торбага тимерчыбык белән беркетелгән, моннан тыш егылып китүдән саклый торган махсус җайланмалары да юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International