ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 30 уникаль республика президент программалары тормышка ашырыла. Аларның берсе - "Бала бакчаларын төзү программасы", аның кысаларында Кече Кайбычында бала бакчасы төзелә. Хәзерге вакытта төзелә торган бакчада эшкәртү эшләре бара.
2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 90 млрд. сумга якын салым һәм салым булмаган түләүләр кергән, үсеш 3,5 % тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция  режимында узды һәм 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2015 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Киңәшмәдә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Питрәч муниципаль районы Иске Шигали авылында күп функцияле үзәк рәсми ачылды. Авыл халкының олысы-кечесенең шушы вакыйга уңаеннан шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Аламаз Әхмәтшин килгән иде. Тантанада ТР Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунакларны җыр-биюләр белән район үзешчәннәре каршы алды.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү Түбән Кама зонасы торак инспекциясе эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе булып тора.
Прокуратура белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ тарафыннан 2015 елның 1 июленнән башлап Алексеевск районының Алексеевск штп "МКК" торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү башланды. План буенча тикшерү 20 эш көне дәвамында үткәрелергә тиеш. ТР Прокуратурасы тарафыннан урынга чыгып һәм документар тикшерүләр үткәрү килештерелде.

Казанның тарихи үзәгендә объектларны төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте, анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасарының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Әхмәтшин һәм башкалар катнашты.

Торак-коммуналь хуҗалыгы - милек мөнәсәбәтләрендә нигезләнгән катлаулы система. ТКХ гражданнарның тормыш өчен мөһим һәм кирәкле мәсьәләләргә кагылып үтә.
Бүген кече һәм урта бизнеска ярдәмнең реаль механизмынарын булдыру һәм гамәлгә кертү мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – бизнес өчен таяныч» бөтенроссия кече һәм урта бизнес форумында хәбәр итте. Чара Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта узды. Форумда шулай ук Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, «Опора России» кече һәм урта эшкуарлык бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Сәйфетдинов,  шулай ук Россиянең 40 регионыннан «Опора России»нең 165 лидеры катнашты.

14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында республиканың муниципаль оешмаларның рәте урынбасарлары белән план буенча торак кертү мәсьәләсе буенча баланс комиссия утырышы узды. Утырыш төзелеш комплексын үстерү идарәнең башлыгы Илшат Гимаев үткәрде.
Теләче районының Тактамыш авылында "2012-2016 елларда халыкка беренче медик-санитар ярдәмен камилләштерү" республика максатлы программасын тормышка ашыру кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International