ТР Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан республикада 18 бәхетсезлек очрагы булган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 419 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 9 млн 364 мең сумлык 297 карар чыгарылган.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2015 елның 13 маена карата Чистай ЗТИ карамагында булган барлык муниципаль районнарда да, уртача тәүлеклек һава температурасы биш тәүлек дәвамында +8 градустан югары тору сәбәпле, 2014-2015 елгы җылыту сезонын тәмамлау карары кабул ителде.