ТР Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан республикада 18 бәхетсезлек очрагы булган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 419 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 9 млн 364 мең сумлык 297 карар чыгарылган.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференц элемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елның 22 маена республикада 851,5 мең кв. метр торак сафка кертелгән.
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 19,1 мең кв. метр булган 348 фатирлы 32 йорт сафка кертелгән. Программаның төзелә торган объектлары арасында әзерлеге югары дәрәҗәдә булган – 81 йорт, уртача әзерлектәге – 24 объект, түбән дәрәҗәдә – 11 объект.
Арендалы торакка килгәндә, 2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бүгенгә гомуми мәйданы 8 мең 119,8 кв. метрлы 2 йорт сафка кертелде.
Ятим балалар һәм ата-ана карамагыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 2015 елда 331 ятим баланы фатир белән тәэмин итү планлаштырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 331 ятим балага исәпләнгән реестрны раслаган һәм аны махсус торак фондын формалаштыру өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына юллаган. 2015 елның 8 маенда ятим балаларга бирү өчен торакларны сату-алу дәүләт контрактын төзү хокукына конкурс игълан ителгән. Ачык аукцион 2015 елның 29 маенда уздырылачак.
Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетында 5 һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 128 млн 101 мең сум акча каралган. 22 майга 45 сертификат теркәлгән. Бюджет акчаларын тулы күләмдә һәм вакытында үзләштерү максатларында муниципаль районнарга теркәлгән сертификатларны гамәлгә ашыру өчен Дәүләт торак фонды белән эшне активлаштыру зарури.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук 2015 елга “Участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак төзү программасы”, “Авыл клублары”, сәламәтлек саклауның “беренчел медик-санитар ярдәм”не модернизацияләү программаларынгамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, ТР Лаеш муниципаль районының Каип авылында бүген тантаналы рәвештә 200 урынлык клуб ачылачак. Аның подрядчигы “СтройКорпорация” ҖЧҖ эшләрне вакытында тәмалаган.
Республика киңәшмәсе барышында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясадылар.