ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкканда Горький, Боратынский, Ульянов-Ленин мемориаль музейларында, Толстой усадьбасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин озата йөрде.
Татарстан Республикасы территориясендә “Кытай-шәһәр” сәүдә-күргәзмә комплексын булдыру мөмкинлеге турында бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Кытай Халык Республикасы (КХР) делегациясе әгъзалары фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.Очрашуда шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Кудряшев В.Н. катнашты.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында киңәшмәләр үткәрде,аның алдында ул МИЗ "Алабуга" ЧҖҖ " «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» һәм ЯАҖ «Интерскол-Алабуга» оешмаларның хезмәтчеләре белән очрашты. ЯАҖ "ИНИТЕРСКОЛ" директорлар советы рәисе Назаров С.В. ЯАҖ "Интерскол-Алабуга" заводында 2014 елның октябрендә кертелгән яңа җитештерүнең эше турында аңлатмалар бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алабуга” МИЗ территориясендә 600 МВт көчле бүлү подстанциясе эшләтеп җибәрелде. Яңа подстанция резидент-компанияләрне энергия саклау ышанычлыгының иң югары – беренче категория дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.
2014 елның 12 декабрендә сәгать 12.00 дән 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе көнендә Россия Федерациясе Президенты вазифасы белән дәүләт хакимият һәм җирле үзидарә органнарында  халык кабул итү буенча гомумроссия көне үтәчәк.

6
декабрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 5 нче декабрьдә Казанда икенче Бөтенроссия Ассамблея "ТКХ-2024" үтте. Төп тема "Реформалаштыру һәм үзгәрә торган икътисади мохит шартларында ТКХ халәте".
Бүген торак һәм социаль объектларны (мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, фельдшерлык-акушерлык пунктларын, амбулаторияләрне, сырхауханәләрне, клубларны, спорт мәйданчыкларын) төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе уздырылды.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 4 декабрендә Яр Чаллы мэрияның конференц-залында инвестор белгечләре һәм җитәкчеләре,заказ бирүчеләре,проектчылар, махсус төзелеш оешмаларның бүлекчәләр өчен "Төзелештә бәяләр буенча идарә итү:актуаль сорулар һәм тенденцияләр" тема буенча гамәли конференция үтте. Семинарда ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, "Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге", КДАТУ, РИТЦ катнашты.
Бүген Казанда икенче Бөтенроссия Ассамблеяның "ТКХ-2024" рәсми ачылышы узды.Төп темасы "Реформалаштыру һәм үзгәрә торган икътисади мохит шартларында ТКХ халәте".
Бүген МИЗ "Алабуга"  подряд оешмалары белән да инфраструктура объекларны төзү барышын карау буенча ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары Ю.Л.Аляшев киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International