Татарстанда 2014 елның 5 декабренә күрсәткечләр буенча 2 млн. 78,3 мең кв. метр торак гамәлгә кертелгән, ягъни еллык заданиенең 86,6%ы үтәлгән

2014 елның 6 декабре, шимбә

Бүген торак һәм социаль объектларны (мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, фельдшерлык-акушерлык пунктларын, амбулаторияләрне, сырхауханәләрне, клубларны, спорт мәйданчыкларын) төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе уздырылды.

Татарстан Республикасында 2014 елның 5 декабренә күрсәткечләр буенча 2 млн. 78,3 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән, ягъни еллык заданиенең 86,6%ы үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән уздырылган әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада хезмәтне саклау өлкәсендә эш дәвам итә. Контроль-күзәтчелек органнары, үзлегеннән җайга салына торган оешмалар, башкарма комитетлар төзелә торган объектларда атна саен хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшереп торалар. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2014 елда 931 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуларга карата 19 млн. 268 мең сумга 508 карар чыгарган.

Бүгенгә республика буенча 11 млн. 416 мең сум штраф эзләтеп алынган.

«Татарстан Республикасы төзүчеләре хезмәттәшлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма 1 мең 31 төзелеш оешмасында тикшерү уздырган. Ел башыннан хезмәтне саклау хокук бозулары булган оешмаларга карата 830 оешмага дисциплинар җаваплылык билгеләнгән, 626 таныклыкның гамәлдә булуы туктатып торыла.

Социаль ипотека программасы буенча 2014 елның 5 декабренә күрсәткечләр буенча гомуми мәйданы 264,8 мең кв. метр мәйданда 4 мең 520 фатирлы 99 йорт тапшырылган. 29 объект эшләнеп беткән диярлек.

Ятим балаларның, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың 19 муниципаль берәмлегендә 309 бер бүлмәле фатир алу планлаштырыла. 2014 елның 5 декабренә 211 торак урыны милекчелеккә рәсмиләштерелгән, шулардан 182сендә ятим балалар белән яллау шартнамәсе төзелгән, 98 торак урыны буенча документлар рәсмиләштерелеп килә. Барлык торак урыннары да эксплуатациягә тапшырылган. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры сорауларына җавап биреп, хәбәр иткәнчә, ел азагына кадәр барлык торак урыннары да рәсмиләштереләчәк.

5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча ел башыннан бирле 122 млн. сумлык 37 сертификат бирелгән. Шулардан2014 елның 5 декабренә 37 сертификат та гамәлгә ашырылган, диде Ирек Фәйзуллин.

Ул шулай ук искә төшергәнчә, 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетында 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 128 млн. 101 мең сум каралган.

Барлыгы җыелма исемлеккә республика буенча 824 күп балалы гаилә кертелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә 45 торак йорт тапшырылган, 39 йорт төзелеп беткән диярлек (70% тан артыграгы); уртача әзерлектә - 2 йорт (30 дан 70%ка кадәр); әзерлек дәрәҗәсе түбән - 4 йорт.

2014 елга балалар бакчаларын төзү программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре барлык объектларда да тәмамланган. 4 объектта җитешсезлекләрне бетерү эшләре бара, шул исәптән Казан шәһәренең Чапаев-Максимов урамнары чатында урнашкан объект – 220 урынлык) һәм Кадышево поселогында (80 урынлык), Алабугада (260 урынлык), Чистайда (220 урынлык).

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль берәмлекләр башлыкларын объектлар буенча тиешле документацияне билгеләнгән срокларда тапшырырга өндәде.

Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин шулай ук 20105 елда гамәлгә ашырылачак төзелеш өлкәсендәге программалар турында сөйләде.

Социаль ипотека программасы үтәлеше турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.

Автомобиль юллары салу һәм реконструкцияләү программасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин нотык тотты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International