ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында 2014 елның беренче яртыеллыгында тулай төбәк продукты күләме 746,8 млрд. сум тәшкил иткән, үсеш темпы чагыштырмача бәяләрдә 101,2% тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына 100,6% тәшкил иткән.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында "Төзелеш билгеле продукциясенең импорталмаштыру" темасына киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында иң аз хезмәт хакы турында Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасының Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында килешү имзаланды.

12
август, 2014 ел
сишәмбе
Яшел Үзән яшәүчеләре торак-коммуналь уңайлыклар өчен 165,8 млн сумга бурычка керделәр.Бу мәгълүматлар Информацион-исәпләү үзәгенең директоры Марина Чернова тавышлыландырды.
ААҖ "Татэнергосбыт" электр энергия кулланучыларның "кара" исемлеген чыгара бара.Бу чара оешмаларының электрэнергия өчен түләнмәгән зур бурычлары сәбәбендә эшләнә.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында гражданлык саклау өйрәнүләренә хәзерләнү сораулары буенча киңәшмә үтте. Өйрәнүләр Татарстан Республикасы Буа районында оештырылган 3нче механизация төркеме белән үтәләр.

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы банкларның ипотека ставкаларның арттыруы белән тынычсызлана һәм премьер-министр Дмитрий Медведевны Үзәк Банк игътибарлыгын сорый.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Фортэкс” компанияләр төркеменең җилләтү системалары һәм металл корылмаларын җитештерү белән танышты. Ул компаниянең Казандагы җитештерү базасына барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать мәйданчыгында булганда «Химград» технополисының торышы һәм үсеш перспективалары белән танышты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрделәр.
Бүген Казанда “Тасма” ФҖП” ҖЧҖтә яңа преспективалы производство эшен башлады. 80 еллык тарихы булган предприятие үзенә яңа юнәлеш ачты – җылылык тота торган барьерks тасма җитештерү. Җитештерүне тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук тантанада ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Әхмәтов, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International