ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2014 ел
дүшәмбе
Бүгенге көнгә капиталь ремонт программасы 92% тәмамланган. Инженерлык челтәрләре, су алгыч һәм җылыту системаларын ремонтлау тәмамлана.

10
август, 2014 ел
якшәмбе
Төзүче көне бәйрәме кадеренә Казан паркында Черное озеро ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгының чыгыш Коллегияның экспозицияләре чыгарылган. Экспозицияләрне Мамадыш районындагы гомумбелем оешмалары бөтен төзүеләргә бүләккә ясады.
Төзүче - иң тату һәм иҗади һөнәр! Ул стабильлек һәм дуслык ярата торган, җиңел булмаган эшнең нәтиҗәләрен кешеләргә бүләк итергә әзер булган кешенең эше була ала. Тармагының төп потенцияле кешеләр - югары дәрәҗәдәге ,дөнья тенденцияләре белән бергә үзләренең тәҗрибәсен һәм белемен төзелеш индустрияны тормышка ашыру өчен куллана торган һөнәрчеләр.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре 40 муниципаль берәмлекнең барлык объектларында да алып барыла. Өч райондагы өч объектта эшләр графиктан 25%ка артка калып бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

9
август, 2014 ел
шимбә
Бүген Әлмәт төзүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашындагы чаралар “Яшьлек” микрорайонында 260 урынга исәпләнгән “Балалар планетасы” исемле заманча балалар үсеше үзәге ачылу белән башланып китте.
Бүген Әлмәттә, Төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында, заманча 2 нче “Балачак планетасы” балалар үсеше үзәге ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин һәм башка рәсми затлар катнашты.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы финанс идарәнең бюджет хисап бүлегенә алып баручы хезмәтенә керү һәм регламент һәм хисап бүлегенә өлкән хезмәтенә керү буенча бәйге үткәрәчәк.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы финанс идарәнең дәүләт программаларын финанслау бүлегенә алып баручы консультант һәм финанс идарәнең бюджет хисап бүлегенә 1 төр өлкән белгеч хезмәтләренә керү буенча бәйге үткәрәчәк.

8
август, 2014 ел
җомга
Бүген тарихта беренче тапкыр хай-дайвинг буенча Дөнья кубогына ярышлар Казанда башланды.
Ярышлар мәйданчыгы Казансу елгасы ярында, Казан Кремле һәм Игенчеләр сарае янында урнашкан.
Татарстанда иң яхшы дәүләт хезмәткәренә I Республика бәйгесе үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International