ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
28 объектта 46 казан алмаштырылырга тиеш, 15 инде урнаштырылган. Әлмәт хакимияте төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрылыгына 172 казаннан торган исемлек җибәргәннәр, аларны 2015 елда алмаштырырга кирәк була.

9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Казанның сигез мәктәбе "2011-2015 елга Үтәрлек тирә" программасы буенча җайлаштырыла.

8
июнь, 2014 ел
якшәмбе
ТР Теләче районында сыекландырылган табигый газ җитештерәчәк завод төзелешенә старт бирелде. Завод нигезенә капсула салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Голубев, Әстерхан өлкәсе Думасы Рәисе Александр Клыканов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, “Газпром трансгаз Казань” генераль директоры Рәфкать Кантюков, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР төзелеш,архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Алмаз Әхмәтшин катнашты.

7
июнь, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан янында Иннополис ИТ-шәһәр территориясендә объектлар төзелешенең барышы белән танышты. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хужалык министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.  


6
июнь, 2014 ел
җомга
2014 елның 5 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 75,6 мең кв.м торак төзеп тапшырылган (бу еллык биремнең 44,8%), узган елга караганда 103,1% тәшкил итә.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
"ТКХ-яңа сыйфат" форумы күпчелек проблемаларны чишергә булышыр, үсеш векторларны күрсәтә һәм илнең торак фондының ремонтын алга барырга булышыр. Бу турыда "торак фондының модернизаөиясе һәм авария булган өйләреннән күчерү" темасына багышланган утрышта төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень белдерде.
Челябинск шәһәрендә "ТКХ - яңа сыйфат" форумы утә. Форумда "Без бергә" дигән проектының катнашучылар сорауларны һәм тәкъдимнәрне тавышлы иттеләр. Чарада төзелеш,архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һэм урынбасары Алексей Фролов катнашты. 

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Болгар авылында "Культура мирасы - утрау-мәйданчык Свияжск һәм борынгы Болгар " проектын тормышка ашыру буенча киңәшмщ үтте. Киңәшмәдә төзелеш, архитектура һэм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Алмаз Ахметшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммиты кысаларында узган эшлекле ашта катнашты.Эшлекле ашта ТР төзелеш,архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Владимир Кудряшев да катнашты.
Бүген Рәсәйдә Бөтендөнья әйләнә-тирәдәге мохит көне һәм Эколог көне! Төзелеш,архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы туган җиренә кадерле булган кешеләрне котлый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International