ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Киңәшмәдә Министрылыгы алдында торган агымдагы сораулар  һәм якын атнадагы планнар каралды.

20
июнь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасында бүгенгә 1млн. 125,4 мең кв. метр торак төзеп тапшырылган, бу еллык планның 47% тәшкил итә һәм узган ел дәрәҗәсенә караганда 101,7%. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуаль хуҗалыгы министрының урынбасары Ф.М.Ханифов хәбәр итте.

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 18 июненә ФАПның әһәмиятле төзү буенча монтаж-төзү эшләре 31 районда тәмамланган, алардан Агрыз, Балта, Алексеевск, Азнакай, Заинском, Мамадыш, Верхнеуслон, Алабуга , Кукмор һәи башка районнарда.
Бүген ТР төзелеш,архитектура, торак-коммуналҗ хуҗалык министрылыгында муниөипалҗ оешмалары катнашу белән коммерөия булмаган  «ТР торак-коммуналь хуҗалык фонды» оешма ГКУ ГИСУ исәбендә җыелган җәмәгать акчалары буенча видеоконфереция үтте.
Бүген Казан синтетик каучук заводы территориясендә яңа проектка башлангыч бирелде. Аның асылы ил сәнәгатенең ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен кремнийорганик материаллар (ягъни, силикон) производствосына старт бирүдән гыйбарәт. Шул рәвешле, безнекеләр импорт рәвешендә керә торган силиконны үзебездә җитештерергә ниятли. “КЗСК-Силикон” яңа заводы төзелеше башлану хөрмәтенә бүген завод территориясендә истәлек билгесе ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Внешэкономбанк” (Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы) дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Владимир Дмитриев, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Казан синтетик каучук заводы” идарәсе рәисе Евгения Даутова һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән CNCEC (Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документка «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм CС7 компаниясе идарәсе рәисе Су Фуцян имза салды.

16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Якын арада Казан (Идел буе) федераль университеты дөньяви мәгариф системасында җитди позиция билиячәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУ ның попечительлек советы утырышында белдерде.

Бу чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш,архитектура,торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, башка министрлыклар һәм ведомстволар, республика вузлары җитәкчеләре, фән эшлеклеләре катнашты.


13
июнь, 2014 ел
җомга

Татарстанда 2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең 50%тан артыграгы төгәлләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион киңәшмәдә шундый күрсәткечләр китерелде, киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.



11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 1 июненә коммуналь комплексы оешмаларының электроэнергия өчен бурычы 55,8 миллион сум. Бу турыда бүген Министрлар Кабинетында "Топливно-энергетикалы һәм торак-коммуналь комплексының 2013/2014 елларның җылыту чорының эшләренең нәтиҗәләре һәм 2014/2015 җылыту чорының эффектив җыену өчен мәсьәләләр" утырышында министр Ирек Фәйзуллин белдерде. Утырышны ТР премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Анатолий Геллер, ТР премьер-министрының урынбасары -  сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов һәм башкалар.Чаллы шәһәренең эшлекле сәфәре кысаларында төзелеп килүче трамвай линиясен карадылар, Казан федераль университетының инжиниринг үзәгендә һәм ИТ-паркта булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International