Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә берничә объектта булды

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Анатолий Геллер, ТР премьер-министрының урынбасары -  сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов һәм башкалар.Чаллы шәһәренең эшлекле сәфәре кысаларында төзелеп килүче трамвай линиясен карадылар, Казан федераль университетының инжиниринг үзәгендә һәм ИТ-паркта булдылар.

Чаллы ИТ-паркында Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә узучы “Стартап-Сабантуй”ның финал өлешендә катнашучыларны сәламләде. Татарстан Президенты әлеге чараның дәрәҗәсен югары бәяләде һәм республика өчен сәләтле тикшеренүчеләрне эзләү мөһим икәнен ассызыклады.

«Стартап-Сабантуйда проектлар саны елдан ел артуы шатлыклы, - дип билгеләде Р.Миңнеханов. – Быел миллионлы шәһәрләрдәге этапларда 700дән артык командалар катнашты, алардан 26сы финалга чыкты».

«Бездә ике ИТ-парк бар, хәзер без Иннополис төзибез. Һәм без сезне республикада күрергә телибез», - дип мөрәҗәгать итте финалга чыгучыларга Р.Миңнеханов.

Кунаклар шулай ук берничә офисны карадылар, резидент компанияләрнең хезмәткәрләре балән аралаштылар. Рөстәм Миңнеханов ИТ-паркта мәктәп балалары өчен ИТ-академияне дә карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International