Казанда силикон җитештерү буенча яңа производствога башлангыч бирелде

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Бүген Казан синтетик каучук заводы территориясендә яңа проектка башлангыч бирелде. Аның асылы ил сәнәгатенең ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен кремнийорганик материаллар (ягъни, силикон) производствосына старт бирүдән гыйбарәт. Шул рәвешле, безнекеләр импорт рәвешендә керә торган силиконны үзебездә җитештерергә ниятли. “КЗСК-Силикон” яңа заводы төзелеше башлану хөрмәтенә бүген завод территориясендә истәлек билгесе ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Внешэкономбанк” (Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы) дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Владимир Дмитриев, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Казан синтетик каучук заводы” идарәсе рәисе Евгения Даутова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Проектның гомуми бәясе 9,8 млрд сум күләмендә дип бәяләнә. Аның 7,8 млрд сумын кредит рәвешендә “Внешкэномбанк” бирсә, калган 2 млрд сумы – предприятие хисабына. Шул рәвешле, “КЗСК – Силикон” заводы елына 40 мең тонна тәшкил иткән проект куәтлелегенә чыккач, Россия компанияләре үзебезнең чималга күчәчәк, дип фаразлана. Кремнийорганик мономер – метилхлорсилан исемле материалның 20 проценты белән чимал сыйфатында Казан синтетик каучук заводы тәэмин ителәчәк, калганы базарга юл тотачак. Предприятиедә 755 эш урыны булдырылачак.

“Бүген Россиянең химия сәнәгате өчен әһәмиятле булган яңа предприятие булдыру эшендә беренче адымны ясыйбыз. Әлегә кадәр, советлар чорыннан соңгы киңлектә, кремнийорганик продукция җитештерү өчен чимал чыгаруга производство куәтләре җитәрлек булмады. Нәтиҗәдә, чималның саллы өлеше чит илдән сатып алынды. Россия базарының товар үткәрә алу мөмкинлеге әлеге продукт буенча елына 50-60 мең тонна тирәсе тәшкил итә, һәм ул елдан-ел өзлексез киңәя бара”, - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Денис Мантуров. Ул ассызыклаганча, проект куәтлелеге елына 40 мең тоннадан гыйбарәт булган предприятие булдыру безнең ил чималына күчәргә мөмкинлек бирәчәк. Үзчимал яңа производство булдыруга этәргеч ясаячак. “Казан синтетик каучук заводы Россия һәм дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле булачагында шигем юк. Бүген әлеге инвестицион проект финанс ресурслары белән тулысынча тәэмин ителгән дип әйтә алабыз”, - дип белдерде РФ сәнәгать һәм сәүдә министры һәм предприятие хезмәткәрләренә уңышлар, киләчәк тормышларында зур казанышлар теләде.Мантуров киләсе ел азагында Казанга янә килеп, яңа производствога старт бирергә ниятләве турында хәбәр итте.

Владимир Дмитриев шулай ук фикерләре белән уртаклашты. “Татарстан җитәкчелеге республика үсеше, яңа эшче урыннар булдыру өчен зур тырышлык куя. Иң мөһиме – Татарстан җитәкчелеге җитди проектларга тотынганда, һәрвакыт үз-үзе, инвесторлары алдында сүзендә тора”, - диде. Ул тантанадан соң журналистларга хәбәр иткәнчә, “Внешкэономбанк” кредиты ставкасы, базар күрсәткеченнән түбәнрәк. Яңа производство өчен кредит 12 елга бирелә.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, бу предприятиенең әһәмияте һәм роле турында күп сөйләргә була. Кремнийорганик продукцияне хәтта азык-төлек сәнәгатендә дә кулланабыз икән. Сүз уңаеннан, ул шулай ук космоста, авиациядә, төзелештә, целлюлоз-кәгазь сәнәгатендә, нефть һәм газ табу өлкәләрендә, фармацевтикада, пластмасса, лак, буяулар производствосында һәм башка өлкәләрдә кулланыла. “Элек каучук заводының перспективаларына кагылышлы шикләр күп иде. Әйдәгез, тизлекне, күләмнәрне арттырыгыз дип куалаган чаклар булды. Аннан соң ил өчен уникаль эш җирлеге табылды. Гомумән, уникаль җитештерелә торган һәрнәрсә безнең илгә хас булырга тиеш. Җитди инвестицияләрдән башка нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Кайберәүләр безнең илгә карата илтифатсыз мөнәсәбәттә булырга омтыла, ә бу – Россия фәне тарафыннан эшләнгән технология. Бу бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләренең яхшы кушылмасы. Бу проектның уңышлы булачагында шигебез юк”, - дип Рөстәм Миңнеханов проектны тормышка ашыруны куәтләгән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка рәхмәтен җиткерде.

Продукция күләме елына 40 мең тонна тәшкил итәчәк әлеге завод – “беренче карлыгач”, киләчәктә җитештерү куәте елына 100 мең тонна булачак тагын бер завод сафка бастырылуы ихтимал. Һәрхәлдә, хыяллар шундый. Евгения Даутова чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә силиконны башыннан ахырына кадәр җитештерә белә торган 10 лап кына ил бар, Россия шулар исәбендә. “Киләчәктә без бу юнәлештә призлы урыннарга якынлашырга тиешбез”, - диде ул.

Даутова силикон җитештерү буенча Россиянең үзәк урынны биләргә тиешлегенә басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, СССР да силикон узган гасырның 40 нчы елларында ук җитештерелә башлый. Ул вакытта ил дөньякүләм силикон базарының 30 процент өлешен алып торса, хәзер нибары – 2 процент кына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International