Татарстанда торакка капиталь ремонт программасы яртылаш тәмамланган

2014 елның 13 июне, җомга

Татарстанда 2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең 50%тан артыграгы төгәлләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион киңәшмәдә шундый күрсәткечләр китерелде, киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быелгы программага кертелгән 793 йортның 792сендә капиталь ремонт эшләре башланган.11 июнгә программаның 4,68 млрд. сумлык гомуми күләменнән Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2,46 млрд.сумлык эшләр кабул ителгән, бу 52,59% тәшкил итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Дәүләт торак инспекциясен фактта башкарылган капремонт эшләрен игътибар белән күзәтергә, ә муниципалитетлар башлыкларын – дөрес белешмәләр бирергә өндәде. «Капремонт буенча цифрлар белән “уйнамагыз”, алдашмагыз, барлык эшләр дә сентябрьгә тәмамланырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә.

Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, мәктәпләргә капиталь ремонт 2014 елда программага кертелгән барлык 159 объектта да алып барыла. Акчалар 67%ка үзләштерелгән. 8 мәктәптә эшләр төгәлләнгән инде.

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларының мәгариф учрежениеләре капремонтында катнашырга тиешлекләрен исләренә төшерде. «Без кайбер төр эшләрне генә финанслыйбыз, муниципалитетлар мәктәпләрнең капиталь ремонтына өстәмә чаралар җәлеп итәргә тиеш, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Спонсорларны, мәктәпләрне тәмамлаучыларны, ата-аналарны чакырырга кирәк. Капремонт нәтиҗәләре буенча без кемнәрнең күбрәк булышуын билгеләп үтәргә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International